25-27 ноябрь көннәрендә электр энергетикасы мәсьәләләре буенча IV Гамәли онлайн-семинарлар сессиясе узачак

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр «Управление ЖКХ» мәгълүмат порталы электр энергетикасы мәсьәләләре буенча IV Гамәли онлайн-семинарлар сессиясен үткәрә.

Онлайн-семинарларның темалары:

  • Тармакта тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу 2020-2021;
  • Бәяләрнең эреләндерелгән нормативлары;
  • Технологик тоташтыру процедурасын гамәлгә ашыру практикасы;
  • Россия Энергетика министрлыгының электр энергетикасы субъектларына контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы;
  • Җылылык-энергетика комплексы дәүләт мәгълүмат системасының эш механизмы һәм үсеш перспективалары;
  • Электр энергетикасы субъектларының инвестиция программаларын раслау.

Чара кысаларында әйдәп баручы эксперт составы, шул исәптән:

  • Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы
  • Монополиягә каршы федераль хезмәт
  • «Мосэнергосбыт» АҖ вәкилләре чыгыш ясаячак.

Тулырак мәгълүмат һәм форумга теркәлү проект координаторында:

Пухов Дмитрий Сергеевич, тел. 8 (499) 372-10-39 өст. 804,

тел.: +7(925) 879-40-95

e-mail: d.puhov@od-group.ru,

8 (800)200-11-81 Россия буенча шалтырату бушлай.
Тулырак мәгълүмат Кушымтада бирелгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International