Дәүләт комитетында 2021 елга һәм 2025 елга кадәрге озак сроклы чорга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар каралды

2020 елның 16 октябре, җомга

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булды, анда 2021 елга, 2021-2025 елларның озак сроклы чорына тарифлар билгеләү һәм 2021-2022, 2021-2024 елларга элегрәк билгеләнгән озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды.  Киңәшмәне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева үткәрде. 
       Эшче тариф комиссиясе утырышында Әгерҗе, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнары һәм Казан шәһәре халкы өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтүче җайга салынулы оешмаларга эчәргә яраклы һәм техник суга, салкын суны транспортлауга, ташландык суларны чистарту һәм транспортлау буенча 32 тариф карары проекты тикшерелде. 
     Барлык оешмаларга 2021 елга тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезлелеге өлешендә оешмаларның тәкъдимнәренә экспертиза нәтиҗәләре буенча формалаштырылган эксперт бәяләмәләре җибәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International