Территориаль челтәр оешмаларының тариф гаризаларын санлы форматка күчерү планлаштырыла

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

      Электр энергетикасында тарифларны җайга салуның электрон формага этаплап күчүе юбилейлы, 5 нче Бөтенроссия тариф семинар-киңәшмәсе кысаларында узган «Электр энергетикасы тарифларын җайга салганда цифрлы процессларны гамәлгә кертү» эш төркеме утырышының төп темасы булган. 
      «Икътисадны цифрлаштыру Россия Федерациясе Хөкүмәтенең өстенлекле бурычы булып тора, шуңа күрә һәр федераль башкарма хакимият органы үз өлкәсендә цифрлаштыру программасын мәҗбүри рәвештә эшли һәм тормышка ашыра. Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарифларны җайга салуда актив катнаша, шуңа күрә ведомство 2020 елны бу өлкәдә цифрлы технологияләрне үстерүгә багышлады», – дип билгеләп үткән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасын җайга салу идарәсенең электр энергиясен күпләп сату базарын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Максим Пальянов. 
      «Ведомство аерым боерык кабул итте, эшче төркем формалаштырды һәм территориаль челтәр оешмаларының (ТСО) гаризаларын электрон рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру өчен тест үрнәкләре әзерләнде. 2020 елда анда илнең 21 төбәгеннән сынау режимында 51 территориаль челтәр оешмасы катнашты. Тест вариантында оешмалар үзләренең тариф гаризаларын цифрлы форматта тутырды. Агымдагы ел ахырына кадәр РФ Хөкүмәте карар кабул итәргә планлаштыра, аның нигезендә территориаль челтәр оешмаларының тариф гаризалары электрон формага күчәчәк», - дип хәбәр иткән спикер. 
     Электр энергетикасын тарифлы җайга салу цифрлы трансформация төгәлләнгәннән соң, җайга салынулы оешманың тариф гаризасы Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең бердәм мәгълүмат-аналитика системасында электрон үрнәк тутыру форматында тапшырылачак, дип планлаштырыла. Аннары әлеге гариза нигезендә автомат рәвештә карар проекты формалаштырылачак. Ә Монополиягә каршы федераль хезмәт ачыклаган җитешсезлекләрне бетергәннән соң, электрон үрнәк форматында ахыргы тариф карары һәм эксперт бәяләмәсе формалаштырылачак.

 Россия МФХ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International