Ялтада Бөтенроссия тариф семинар-киңәшмәсе эше дәвам итә

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

     Ялтада 2020 елда тарифларны җайга салу һәм 2021 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе эше дәвам итә. Татарстан Республикасыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары Лариса Хәбибуллина һәм Сергей Павлов катнаша. 
     Кичә семинарда Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре төбәк операторының бердәм тарифта транспорт өлешен нормалаштыру һәм калдыклар белән эш итү буенча сәүдә процедурасын камилләштерү мөмкинлеге турында фикер алышкан. Юбилейлы, 5 нче Бөтенроссия тариф семинар-киңәшмәсе кысаларында «Каты коммуналь калдыкларны транспортлау хезмәте күрсәтүче операторларны сайлап алу тәртибендә төп үзгәрешләр» түгәрәк өстәлендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең каты коммуналь калдыкларны транспортлауны регламентлаштыручы ике карар проекты тикшерелгән. 
        Министрлар Кабинеты карарының беренче проекты төбәк операторының бердәм тарифта транспорт өлешен нормалаштыруны күздә тота. Башка документ нигезендә сатулар үткәрү тәртибенә төзәтмәләр кертү, аерым алганда, «территория» төшенчәсен аныклау һәм КУЭ субъектларын сайлап алу планлаштырыла. 
         Бүген семинарның төп чарасы булып Экспертлар панеле утырышы булачак: Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ИТҮ ФБУ директоры Федор Цариковский катнашында тарифларны җайга салу өлкәсендә цифрлы карарлар турында фикер алышыначак. Шулай ук бүген «Сату оешмалары эшчәнлеген җайга салу» темасына түгәрәк өстәл һәм төбәктәге җайга салучылар белән электр энергиясенең җыелма фараз балансын формалаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булачак. 
    Тариф семинарына йомгакны Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев ясаячак.

 

 Россия МФХ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International