Килештерү комиссиясе утырышы булды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

       Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында Килештерү комиссиясе утырышы узды. 
        Килештерү комиссиясе әгъзалары Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре муниципаль берәмлекләрендә гомуми файдаланудагы муниципаль маршрутлар буенча пассажирлар һәм багаж йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләү турында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары проектлары турындагы мәсьәләләрне карады. 
       Тәкъдим ителгән мәсьәләләрне карау нәтиҗәләре буенча Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан аларны Дәүләт комитеты идарәсе карамагына кертү карары кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International