Дәүләт комитетында Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Кукмара районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

       Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. 
        «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хәбәр итте. 
        Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Кукмара районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасына гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады. 
      Сәрия Сабурская хәбәр иткәнчә, төбәк операторларына шикаятьләр даими рәвештә килә. Гаризаларны үтәү озакка сузыла, мөрәҗәгать итүчеләр нигезләнмәгән рәвештә кире кагыла, дип саный Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. Әйтик, Әлмәт районыннан берьюлы берничә мөрәҗәгать килгән. Гаризаларның берсе – Яңа Михайловка бистәсеннән. Халык хәбәр иткәнчә, төбәк операторы каты коммуналь калдыкларны расланган график нигезендә чыгармый, ә халык күрсәтелмәгән хезмәт өчен намуслы түләп бара. 
       «Башкарма комитет, «Гринта» ҖЧҖ белән берлектә, каты коммуналь калдыкларны чыгару графигын яңадан карарга тиеш. Атнага бер тапкыр түгел, 2-3 тапкыр чыгарырга кирәк. Бер атнадан соң башкарма комитеттан җавап көтәбез. Халык төбәк операторларының счетларын түли һәм аларга тиешле хезмәт күрсәтелергә тиеш», – дип ассызыклады Сәрия Сабурская. 
      Яңа Чишмә районыннан бер гариза кергән. Бистәдә яшәүчеләр контейнер мәйданчыгының санитар торышына зарлана. Кукмара районыннан гаризалар килмәгән. 
        Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова башкарма комитетларның һәм төбәк операторлары вәкилләренә чүп чыгару графигын үтәмәү – санитар нормаларны һәм алынган йөкләмәләрне тупас бозу, дип искәртте: «Контрольлек итүче органнардан вәзгыятькә йогынты ясауларын һәм проблеманы кичекмәстән хәл итүләрен сорыйм». 
        Лилия Борисова төбәк операторына кисәтүләрне бетерү турында Дәүләт комитетына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 20 октябрьгә кадәр мәгълүмат бирергә кушты.  Рәис урынбасары төбәк операторына, халыктан алынган гаризаларны тиз арада үтәү өчен, «Халык контроле» системасына кушылырга тәкъдим итте. 
       Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе вәкиле Әлмәт районы проблемасына тукталды. Биредә каты коммуналь калдыкларның территориаль схемасы бозыла. Полигонга башка районнардан чүп-чар китерелә.  Яңа Чишмә районы каты коммуналь калдыкларны Чистай районына илтә, ә андагы полигонның тиешле лицензиясе юк.  
      Лилия Борисова каты коммуналь калдыкларны күмү буенча территориаль схеманы бозуга юл куймау турында билгеләп үтте. Дәүләт комитеты рәисе урынбасары әлеге мәсьәләгә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына Әлмәт, Яңа Чишмә һәм Кукмара районнарының башкарма комитетлары вәкилләре тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап бирүләрен сорады. Районнарның төп проблемалары: 
- күпфатирлы йортлар территориясендә чүп контейнерлары өчен мәйданчыкларның торышы канәгатьләндерерлек түгел; 
- буш йортларга «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен түләү хисаплана, шуның нәтиҗәсендә бурыч арта; 
- контейнерлар һәм мәйданчыклар җитәрлек түгел. 
       «Түләү хисаплау тәртибе Россия Хөкүмәтенең норматив актлары белән җайга салына.  Министрлык белән бергә Россия Федерациясе карарларына тәкъдимнәр әзерләргә тәкъдим итәм», – диде Лилия Борисова. 
     Киңәшмәгә йомгак ясап, Дәүләт комитеты рәисе урынбасары төбәк операторларына агымдагы ай ахырына 2020 елның 9 ае эшчәнлеге турында хисап әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International