Татарстанның каты коммуналь калдыклар өлкәсендәге тәҗрибәсе: Ялтада республика белгечләре республикада каты коммуналь калдык җыю һәм аны чыгару эше турында сөйләгән

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

    Ялта шәһәрендә «2020 елда тарифларны җайга салу һәм 2021 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары» дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе уза.  Шушы көннәрдә «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын планлаштыру һәм идарә итү системасын оптимальләштерү. 2021 елга тарифлар билгеләгәндә тарифларны җайга салуга бәйле актуаль мәсьәләләр» түгәрәк өстәле утырышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина «Каты коммуналь калдыкларны транспортлау чыгымнарын икътисадый нигезләү» темасына доклад белән чыгыш ясаган. 
         Лариса Хәбибуллина үз чыгышында, Татарстанда төбәк операторлары эшчәнлеге буенча оператив карарлар кабул итү максатында, беренчеләрдән булып эшче штаб оештырылуы турында, аның составына тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, депутатлар корпусы, иҗтимагый һәм контрольлек итүче оешмалар керде, дип билгеләп үткән. 
      «Штаб эше кысаларында төбәк операторларының да, каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү өлкәсендәге операторларның да эшчәнлеген яхшыртуга юнәлтелгән күп кенә карарлар карала һәм кабул ителә», – дигән рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина. 
      Семинар-киңәшмәнең икенче көне «Тарифларны җайга салуның чиста киләчәге» пленар утырышыннан башланачак, анда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев чыгыш ясаячак.   Моннан тыш, бүген түбәндәге әһәмиятле чаралар узачак: 
- «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү тармагын планлаштыру һәм идарә итү системасын оптимальләштерү. 2021 елга тарифлар билгеләгәндә тарифларны җайга салуга бәйле актуаль мәсьәләләр»; 
- Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасын җайга салу идарәсе башлыгы рәислегендә «Электр энергетикасы өлкәсен җайга салуда цифрлы процессларны гамәлгә кертү» эш төркеме утырышы; 
 - «Тариф кую процессын оптимальләштерү. БМАС модернизацияләү. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан эшләнгән эксперт бәяләмәсенең типлаштырылган формасы» дигән темага Россия МКФХ ТКХ өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы Алексей Матюхин рәислегендә түгәрәк өстәл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International