Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

      Ялта шәһәре бу көннәрдә тарифларны җайга салу үзәгенә әйләнгән: биредә «2020 елда тарифларны җайга салу һәм 2021 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары» дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе уза.  Чарага Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар һәм эксперт җәмәгатьчелеге җитәкчеләре һәм белгечләре килгән, алар тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча докладлар һәм хәбәрләр белән чыгыш ясаячак.  Татарстан Республикасыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары Лариса Хәбибуллина һәм Сергей Павлов катнаша. 
         Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә федераль дәрәҗәдә һәм Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә тарифларны җайга салу буенча функцияләрне гамәлгә ашыруны координацияләү мәсьәләләре, шулай ук тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.  
       Чара «Коммуналь челтәрләргә тоташтыру» дигән түгәрәк өстәл белән ачылып киткән, анда «Коммуналь инфраструктура системаларына тоташтырганда бәя кую тәртибен бозу турында» темасына доклад белән рәис урынбасары Сергей Павлов чыгыш ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International