Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга 27 тариф проекты турында фикер алыштылар

2020 елның 9 октябре, җомга

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцияэлемтә режимында эшче тариф комиссиясенең план утырышы узды, анда 2021 елга һәм 2021-2023, 2021-2024, 2021-2025 елларның озак сроклы чорларына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифларына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева үткәрде. 
      Комиссия утырышында Аксубай, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай, Кукмара муниципаль районнары өчен эчәргә яраклы һәм техник суга, ташландык суларны агызуга 27 тариф проекты каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International