Дәүләт комитетында җылылык энергиясенә озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 9 октябре, җомга

       Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясенең план утырышы узды, анда җылылык энергиясе өчен  2021 елга, 2021-2022 еллар, 2021-2023 еллар, 2021-2024 еллар һәм 2021-2025 еллар буенча озак сроклы чорларга тарифларны үзгәртү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне рәис урынбасары Сергей Павлов үткәрде. 
       Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, территориясендә җайга салынулы оешмалар эшчәнлеге алып барыла торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. 
    Тариф комиссиясе утырышында Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Лениногорск районнары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлекләре өчен кулланучыларга һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясен тапшыру матдәсенә, җылылык энергиясенә тариф карарлары проектлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International