ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче төркем утырышы булып узды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда 2021 елга җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өчен түләү ставкаларын, электр челтәрләренә һәм газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Шакирҗанова Ильвира Хәмид кызы үткәрде.

      Эшче тариф комиссиясе утырышында берничә мәсьәлә каралды:

- «Казэнерго» АҖ, «Татэнерго» АҖ филиаллары – Казан җылылык челтәрләре һәм Чаллы җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга түләү.

- газ куллана торган җайланмаларны газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләмен һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыруга «ташламалы» түләү күләмен билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкалары;

- Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкалары.

Атна дәвамында оешмаларга бәхәсле мәсьәләләр буенча нигезләү документларын тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International