Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча 21 тариф эше каралды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә видеоконференцияэлемтә режимында эшче тариф комиссиясе утырышы узды, анда Азнакай, Баулы, Түбән Кама, Сарман районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре өчен 2021 елга су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифлар каралды. 

     Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, территориясендә җайга салынулы оешмалар эшчәнлеге алып барыла торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

       Утырышта түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен эчәргә яраклы һәм техник суга, ташландык суларны агызуга, салкын суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга 21 тариф эше турында фикер алыштылар: 
 - «Татэнерго» АҖ; 
- «Азнакаевское ПТС» АҖ;
- Баулы муниципаль районы «Водоканал МКП;
- «Танеко» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International