Килештерү комиссиясе утырышы булды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

     Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында Килештерү комиссиясе утырышы узды.

       Килештерү комиссиясе әгъзалары «Гражданнарга, идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәтләренә, торак, торак-төзелеш һәм Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның торакка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында булдырылган, махсуслаштырылган башка кулланучылар кооперативларына сатыла торган каты ягулыкка (утын) иң чик ваклап сату бәяләрен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары проектын килештерү турындагы мәсьәләне карады.

      Карала торган тариф үзәкләштерелгән һәм газ җиһазлары булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен генә. Республикада газлаштыруның югары дәрәҗәсе булу сәбәпле, хәзерге вакытта мич ягып җылытылган йортлар гомуми йортларның 0,5%ын тәшкил итә.

       Рәис урынбасары Лилия Борисова халыкны мич ягулыгы белән тәэмин итү коммуналь хезмәт була, димәк, алар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча субсидия алырга хокуклы, дип ассызыклады. Моның өчен авыл советында йорт бары тик мич җиһазлары белән генә җылытыла дигән белешмә һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман хуҗалыгы» ДБУ предприятиесеннән чеклар алу да җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International