Дәүләт комитетында Түбән Кама районын су белән тәэмин итү тарифлары турында фикер алыштылар

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

      Бүген видеоконференцэлемтә режимында Түбән Кама районы предприятиеләре өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча күләмле күрсәткечләрне килештерү буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.
     Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен эчәргә яраклы һәм техник суга, салкын суны һәм агып җыела торган суларны транспортлауга, агып җыела торган суларны чистартуга тариф карарлары проектлары турында фикер алыштылар: 
- «Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы»; 
- «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ су чистарту станциясе» АҖ;
- «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International