Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Нурлат, Балтач районнары һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетлары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, каты коммуналь калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.
«Татэнергосбыт» АҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының «Халык контроле»ннән файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге вәкиле «Халык контроле» системасы аша Нурлат һәм Балтач муниципаль районнарының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Балтач районыннан гаризалар килмәгән, Нурлаттан контейнер мәйданчыгын төзекләндерү буенча 2 гариза кергән. Үтәү вакытлары инде узган, башкарма комитеттан йогынты күрелмәгән. Рәис урынбасары Лариса Хәбибуллина башкарма комитетка проблеманы хәл итүдә контроль тәэмин итәргә кушты.
Нурлат, Балтач районнары һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетлары вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Роберт Газизуллин хәбәр иткәнчә, 21 торак пункттан чүп чыгарылмый. Сәбәпләре: бистәләрдә берәү дә яшәми һәм керү юллары юк. Әмма түләү исәпләнә. Милекчеләрнең күбесе билгеләнмәгән, йортлар авария хәлендә, торак өчен яраклы түгел. Түрә фикеренчә, потенциаль варислар мирасны рәсмиләштерүдән баш тартачак, ташландык йортлар саны артачак. Ләкин варислар бар бит, шуңа күрә дә мөлкәтне хуҗасыз дип танырга ярамый.
Балтач районында да шундый ук проблема бар. Моннан тыш, бу районда коммерция оешмалары белән килешүләр төзү эше акрын бара: 450 килешүдән нибары 189ы гына төзелгән.