Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮБ ФДБУ каршындагы Цифрлы трансформация җитәкчеләрен әзерләү үзәгендә «Санлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру» һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курсларын тәмамлады.
Укыту 2020 елның 20 июленнән 4 сентябренә кадәр барган. Федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вәкилләре үзләренең «цифрлы» квалификацияләрен күтәргән. Белем бирү программасы теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсенә ия булган, шул исәптән профильле тәҗрибәсе булмаганнар өчен дә: ул дөньяда һәм Россиядә цифрлы трансформациянең төп төшенчәләре һәм тенденцияләре, шулай ук тормышка ашырылган проектлар һәм цифрлы трансформациянең масштаблы һәм тармак проектлары булдыруга нигез булган яңа технологияләр белән таныштыра.
Тест нәтиҗәләре буенча Лариса Хәбибуллина Цифрлы трансформация җитәкчеләрен әзерләү үзәгенең югары квалификацияле белгечләре кадрлар реестрына кертелгән, бу исә федераль дәрәҗәдәге масштаблы проектларда катнашу мөмкинлеген бирә.