Дәүләт комитетында җылылык энергиясенә озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясенең план утырышы булды, анда 2021 елга, 2021-2023 елларның озак сроклы чорына һәм 2021-2025 елларның озак сроклы чорына җылылык энергиясенә тарифларны үзгәртү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне рәис урынбасары Сергей Павлов үткәрде. 
      Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, территориясендә җайга салынулы оешмалар эшчәнлеге алып барыла торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. 
       Тариф комиссиясе утырышында Казан шәһәре, Чүпрәле, Югары Ослан, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Нурлат, Менделеевск районнарындагы кулланучыларга һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә һәм җылылык тапшыру матдәсенә, җылылык энергиясенә 20 тариф проекты турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International