Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өчен 45 тариф эше каралды

2020 елның 2 октябре, җомга

     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында эшче тариф комиссиясенең план утырышы узды, анда 2021 елга, 2021-2023 елларның озак сроклы чорына һәм 2021-2025 елларның озак сроклы чорына тарифлар билгеләү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде. 
       Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, территориясендә җайга салынулы оешмалар эшчәнлеге алып барыла торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. 
      Эшче тариф комиссиясе утырышында Арча, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Зеленодольск, Чүпрәле, Лениногорск, Түбән Кама, Менделеевск, Питрәч, Тәтеш муниципаль районнары өчен эчәргә яраклы суга, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга, салкын суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга 45 тариф карары проекты буенча фикер алыштылар. 
     Барлык оешмаларга атна дәвамында килештерү өчен эксперт бәяләмәләре җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International