Дәүләт комитетында Түгәрәк өстәл утырышы узды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында Түгәрәк өстәл утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 
- «Электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль приборларын урнаштыру»; 
- «Электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә эталоннар методын кертү. 
     Утырышта Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, «КЭК» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Таттелеком» ГАҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Сетевая компания» АҖ вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Табигый монополияләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы рәисе урынбасары – җаваплы сәркатип Т.Р. Халиков катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International