Дәүләт комитетында җылылык энергиясенә озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 2 октябре, җомга

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булып узды, анда җылылык энергиясенә озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне рәис урынбасары Лилия Борисова үткәрде. 
       Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен озак сроклы чорга җылылык энергиясенә тарифлар турында фикер алыштылар: 
 - 2021-2023 елларга: «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ, «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ; 
- 2021-2024 елларга: «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ, «Таткоммунэнерго» РПО АҖ (Казан шәһәре). 
   Шулай ук түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар: 
- 2021-2022 елларга: «ПЭСТ» ҖЧҖ, 
- 2021-2023 елларга: «Суүткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ. 
    Моннан тыш, «ГК Транзит» ҖЧҖ һәм «ТеплоЭнергоСнабжение» ҖЧҖ тарафыннан җылылык энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә озак сроклы тарифлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International