Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә видеоконференция режимында 2021 елга электр энергетикасы өлкәсендә тариф комиссиясе утырышы булды.
Утырышта түбәндәге челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны төзәтү мәсьәләләре каралды:
- «Оборонэнерго» АҖ «Волго-Вятский» филиалы белән «Сетевая компания» ААҖ;
- «ТранзитЭнергоМонтаж» ҖЧҖ белән «Сетевая компания» ААҖ;
- «Энерготранзит» ҖЧҖ белән «Сетевая компания» ААҖ.
- «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ белән «Сетевая компания» ААҖ;
- «РЖД» ААҖ филиалы – Трансэнергоның структур бүлекчәсе – Энергия белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе оешмалары һәм «Сетевая компания» ААҖ;
- «Предприятие электрических сетей - НК» ҖЧҖ белән «Сетевая компания» ААҖ;
- «Казан энергетика компаниясе» ҖЧҖ белән «Сетевая компания» ААҖ.