Дәүләт комитетында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру буенча тарифлар проектлары каралды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды, анда 2021 елга салкын су белән тәэмин итүнең һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтыруга ставкалар билгеләү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәне технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Шакирҗанова үткәрде. 
      Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен тоташтыру ставкалары каралды: 
- «Челныводоканал» ҖЧҖ; 
- Казан шәһәренең «Водоканал» МУП. 
     Утырыш нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре предприятиесенә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына өстәмә нигезләү документларын тапшырырга кирәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International