2020 елның 29-30 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә «Табигый монополия субъектларын дәүләт тарафыннан җайга салу һәм аның үсеш тенденцияләре» дигән читтән торып укыту онлайн-семинары узачак.
Укыту кысаларында, законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, Россия Федерациясендә табигый монополияләрне (тармаклар буенча) дәүләт тарафыннан җайга салуның актуаль мәсьәләләре каралачак.
Барлык сораулар буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге белгечләренә (843) 200-18-21 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.