Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләрен карау буенча эшче штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм оешмалар катнашты.
Яр Чаллы шәһәре, Биектау һәм Чистай муниципаль районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре турында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының «Халык контроле»ннән файдаланучыларның багланышларын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев чыгыш ясады.
Штаб утырышында шулай ук Биектау, Чистай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре, «Татэнергосбыт» АҖ вәкилләре катнашында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләү җыю турында хисап тыңланылды.