Дәүләт комитетында су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифлар турында фикер алышынды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

         ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булып узды, анда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды.  Киңәшмәне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Нәфисә Белалеева үткәрде.
       Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. 
      Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен 2021-2023 елларга тариф проектлары турында фикер алыштылар: 
- «Буинск-Водоканал» АҖ; 
- «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ; 
- В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ; 
- «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе; 
- «Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ; 
- «Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ; 
- «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – Үзәк ДТВ  структур бүлекчәсе; 
- «Жилкомсервис» ҖЧҖ; 
- «Управление» ҖЧҖ; 
- «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы – Үзәк ДТВ  структур бүлекчәсе.
     Шулай ук комиссиядә түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен 2021-2024 елларга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар: 
- «Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ; 
- «Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе» ААҖ. 
   «РСО «ЭКО» ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасы өчен 2021-2025 елларга тариф проектлары каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International