Дәүләт комитетында Казан шәһәренең Журналистлар урамы һәм 1 нче Владимирская урамы буенча абонентларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды

2020 елның 25 сентябре, җомга

25 сентябрь көнне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина «Фирма «Никос и Мария» ҖЧҖ оешмасы коммуналь инфраструктурасы объектларын эксплуатацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Әлеге оешмадан тыш, киңәшмәдә катнашу өчен Казан шәһәренең «Водоканал» МУП һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты» МКУ вәкилләре дә чакырылган иде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча хәзерге вакытта «Фирма «Никос и Мария» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә торган 31 абонентны Журналистлар урамы буенча 62 йорт адресындагы су алу скважинасыннан  «Водоканал» МУП суына тоташтыру мөмкинлеген билгеләү буенча эш планы формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International