Мамадыш муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек программаларын гамәлгә ашыру

2020 елның 25 сентябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чыгару өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция һәм җитештерү программалары турында» 2013 елның 29 июлендәге 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге эшчәнлек программалары үтәлешен тикшерү кысаларында 24 сентябрь көнне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Мамадыш муниципаль районында «Мамадыш су каналы» АҖ һәм «Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ предприятиеләрендә булды.

«Мамадыш су каналы» АҖ Мамадыш шәһәре һәм Красная Горка авыл җирлеге кулланучыларына су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә. Мамадыш муниципаль районының 36 авыл җирлегендә эчәргә яраклы су белән «Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ тәэмин итә.

Әлеге оешмалар өчен су белән тәэмин итү чыганагы булып артезиан скважиналарыннан чыгарыла торган җир асты сулары тора.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре оешма вәкилләре белән берлектә авыл торак пунктларының төзекләндерелгән объектларын карап чыкты, оешмалар тарафыннан капиталь ремонт чаралары үтәлешен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International