«Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ җитештерү программасын гамәлгә ашыру

2020 елның 25 сентябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чыгару өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмаларның инвестиция һәм җитештерү программалары турында» 2013 елның 29 июлендәге 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге эшчәнлек программалары үтәлешен тикшерү кысаларында 24 сентябрь көнне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ предприятиесенә барды.

Сәнәгый җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Россиядә иң эре махсус икътисадый зона булып тора, аның эшчәнлегенең максаты – Россия һәм халыкара компанияләр тарафыннан сәнәгый җитештерү өлкәсендә инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру.

«Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ Алабуга муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәте күрсәтә, шулай ук Менделеевск районы кулланучыларына техник су бирә. Предприятие 325,01 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен, «Сарсаз» насос станциясен (җитештерүчәнлеге тәүлегенә 48 мең м3), җитештерүчәнлеге тәүлегенә 50 мең м3 булган су чистарту станциясен, 45 насосны, 3 су алу җайланмасын эксплуатацияли.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре оешма вәкилләре белән берлектә райондагы чистарту корылмаларын, КНС-1 (Разведчиклар урамы), ПНС-2 (Красногвардейская урамы) һәм ПНС-3 (Округ шоссесы), шулай ук капиталь ремонт чаралары үтәлешен тикшерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International