Бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салуны тәртипкә салу чаралары хакында
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салуны тәртипкә салу чаралары хакында» 1995 елның 7 мартындагы 239 номерлы карары нигезендә һәм Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклыландыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән бәяләр өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
- сыер ите;
- хайван мае;
- сөт һәм сөт продуктлары (каймак, сөт өсте, эремчек эшләнмәләре, сырлардан тыш);
- икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре (ипи һәм югары сортлы оннан икмәк-күмәч әйберләреннән тыш);
- он (югары сортлы оннан тыш)
- манный ярмасы;
- аракы.
- халыкка һәм торак-төзелеш кооперативларына сатыла торган табигый газ;
- халыкка көнкүреш ихтыяҗлары өчен һәм автомобильләрне тәэмин итү өчен сатыла торган сыекландырылган газ;
- бензин;
- дизель ягулыгы.
1.3 Хезмәтләр күрсәтү өчен тарифлар
- шәһәр яны юнәлешендә тимер юл транспортында пассажирлар һәм багаж ташу;
- гомуми файдаланудагы шәһәр электр һәм автомобиль транспортында пассажирлар ташу;
- җирле авиалинияләрдә пассажирлар һәм багаж ташу;
- «Татэнерго» берләшмәсенең барлык кулланучыларына җибәрелә торган электр энергиясе һәм җылылык энергиясе;
- торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү;
- җирләү хезмәтләре;
- халыкка телефоннан файдаланган өчен абонемент түләве;
- көнкүреш хезмәтләре;
- чәчтараш хезмәтләре;
- аяк киеменә вак ремонт һәм аяк киеме яңарту;
- телевизорларга техник хезмәт күрсәтү һәм вак ремонт ясау.
1.4 Башкалар
- пыяла савыт-саба өчен залог бәяләре;
- җайга салынулы ваклап сату бәяләре буенча сатыла торган продуктларга сәүдә һәм күпләп-сату ташламалары;
- тәэмин итү-сату өстәмәләре;
- дару чаралары һәм медицина әйберләре бәяләренә сәүдә өстәмәләре.
бәяләрне (тарифларны) җайга салуның конкрет ысулларын билгеләү хокукын;
Татарстан Республикасында бәяләре дәүләт тарафыннан җайга салуына торган продукцияләр һәм хезмәтләр исемлеген үзгәртү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тәкъдимнәр кертү хокукын бирергә.