Дәүләт комитетында Зеленодольск, Лениногорск һәм Балык Бистәсе районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

     Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. 
      Киңәшмәдә «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Муниципаль берәмлекләр советы, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Зеленодольск, Лениногорск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.  
      «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты. 
      Төбәк операторлары быелның 7 аендагы эшчәнлекләре турында хисап тотты һәм халык арасында алып барыла торган мәгълүмат җиткерү-аңлату эше турында хәбәр итте.   
     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ эшен билгеләп үтте. Төбәк операторы «Савыт тапшырып, призлар ал» экологик акциясе оештырган.  Горки-Әмәт урманының «Дом» экоүзәгендә 2235 укучы катнашкан акциягә йомгак ясалды. Казан мәктәпләрендә урнаштырылган фандоматлар аша балалар 1,8 тоннага якын пластик һәм 100 килограммнан артык алюминий җыйган.  Киләсе ял көннәрендә Изумрудное һәм Лебяжье күлләре территорияләрен чистарту буенча экологик акция узачак. 
     «Мәктәп укучыларының җәлеп ителүе бик яхшы. Бу бик мөһим тәрбия моменты. Фандоматларның өстенлекләре бар, балаларга этәргеч бирә, аларга кызык, мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга тырышалар», – диде Лилия Борисова. 
    Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр турында хисап тотты.  
      Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зеленодольск һәм Балык Бистәсе районнарында каты коммуналь калдыкларны чыгару графигының бозылуы хакында билгеләп үтте. Вәкаләтле вәкил аппаратына халыктан күп шикаятьләр килә. Каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен штаб утырышында төбәк операторларын «Халык контроле» системасына тоташтыру турында карар кабул ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International