Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә идарә утырышы булды.
Идарә әгъзалары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышының https://kt.tatarstan.ru/rus/povestki.htm сылтамасы буенча урнаштырылган 16.09.2020 №15 көн тәртибендә күрсәтелгән мәсьәләләрне карады.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча Дәүләт комитеты тәкъдим иткән дәрәҗәдә карарлар кабул ителде, барлык оешмалар тарафыннан килештерү кәгазьләре җибәрелде. Карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.