Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференция режимында Килештерү комиссиясе утырышы узды.
Килештерү комиссиясе әгъзалары «Водоканал-НКП» ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга 2020 елга тарифлар билгеләү мәсьәләсен карады. Карау нәтиҗәләре буенча Килештерү комиссиясе әгъзалары аларны Дәүләт комитеты идарәсенә кертергә дигән карар кабул итте.