Инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингы кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» ДАУ вәкилләре белән берлектә, инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Камаз-Энерго» ҖЧҖ барып кайттылар.
«Камаз-Энерго» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә 2020 елда инвестиция программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган ТПНС-00 объект реконструкцияләү, вакуум сүндергечләрен алыштыру эшләре каралды. Чара буенча эшләр планлы режимда бара.