Дәүләт комитетында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 2021 елга тарифлар каралды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

     ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булды, анда эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга 2021-2023 елларга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды.  Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде. 
        Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Актаныш, Зеленодольск, Нурлат, Мамадыш, Ютазы муниципаль районнары һәм Казан шәһәре башкарма комитетларыннан вәкилләр катнашты. 
       Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен  киләсе елга эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга 15 тариф проекты каралды: 
- «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ; 
- «ГидроСервис» ҖЧҖ; 
- «Раифа ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесе» ФДБМУ; 
- «Нурлат ТКХ КҖП» МУП; 
- «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ, 
- «Никос и Мария» фирмасы» ҖЧҖ; 
- «АБ Инбев Эфес» акционерлык җәмгыяте филиалы; 
- «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ; 
- «Мамадышский водоканал» АҖ; 
- К(и)ФУ В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе.

     Барлык оешмаларга 2021 елга тариф проектлары белән эксперт бәяләмәсе җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International