«Татэнерго» АҖ инвестиция программасын гамәлгә ашыру

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

        Инвестиция программаларын гамәлгә ашыруга мониторинг кысаларында 8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты инвестиция программасы үтәлешен карау кысаларында «Татэнерго» АҖ филиалы – Яр Чаллы ҖЭҮ предприятиесенә барып кайтты. 
       «Татэнерго» АҖ һәм Яр Чаллы ҖЭҮ вәкилләре белән бергә 2020 елга инвестиция программасына төзәтмәләр кертү проектына кертелгән объектлар – модификацияләнгән пар җыю камерасы урнаштырылган котел агрегатларын модернизацияләү, стационар янгын сүндерү җайланмаларын техник яктан яңадан җиһазландыру, шулай ук «Яр Чаллы ҖЭҮ ягулык хуҗалыгы» ҖЧҖ территориясе карап чыгылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International