Инвестиция программаларын гамәлгә ашыруга мониторинг кысаларында 9 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты инвестиция программасы үтәлешен карау кысаларында «ТГК-16» АҖ филиалы – Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) предприятиесенә барып кайтты.
«ТКГ-16» АҖ һәм Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1) вәкилләре белән берлектә 2020 елга инвестиция программасына төзәтмәләр кертү проектына кертелгән объектлар, шулай ук гамәлдәге җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү эшләренең барышы каралды.