Дәүләт комитетында 2021 елга җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар каралды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче төркемнең планлы утырышы булып узды, анда 2021 елга халыкка җиткерелә торган җылылык энергиясенә тариф мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне рәис урынбасары Лилия Борисова үткәрде. 
     Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен киләсе елга җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар турында фикер алыштылар:  
-  «ТеплоЭнергоСнабжение» ҖЧҖ; 
- «Инженерлык челтәрләре» ҖЧҖ; 
- «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ; 
- В.И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» ФҖБ АҖ; 
- «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе; 
- «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль участогы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе; 
- «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ. 
      Шулай ук дүрт ЕТО зонасы буенча «ГК Транзит» ҖЧҖ җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар каралды. 
      Моннан тыш, җылылык энергиясен югалтуларны компенсацияләү максатларында җылылык энергиясен сатып алучы җылылык белән тәэмин итүче, җылылык челтәрләре оешмаларына «ТеплоЭнергоСнабжение» ҖЧҖ предприятиесе тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International