1992 ел өчен Татарстан Республикасы Бәяләр буенча дәүләт комитеты хисабы

2020 елның 12 сентябре, шимбә

1992 ел өчен  Татарстан Республикасы Бәяләр буенча дәүләт комитеты хисабы

 

          1992 елда Татарстан Республикасының  Бәяләр буенча дәүләт комитеты  тарафыннан бәяләрне либеральләштерү  буенча шактый эш башкарылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Бәяләрне либеральләштерү чаралары  турында» 1991 елның 19 декабрендәге 55 номерлы  карарын үтәү йөзеннән, Бәяләр комитеты тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча 1991 елның 12 декабрендәге 591 номерлы карар кабул ителде.

      Әлеге карар  нигезендә җитештерү-техник билгеләнештәге  продукциягә, халык куллана торган  товарларга, эшләргә һәм хезмәтләр  күрсәтүгә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр нәтиҗәсендә барлыкка килә торган ирекле бәяләрне һәм тарифларны киң куллану күздә тотыла.

     Шуның белән  берлектә, бәяләрне либеральләштерү  шартларында халыкны социаль  яклау максатында, республикада  базарга этаплап (йомшак) керү сәясәте алып барылды. Барыннан да элек, бу төп азык-төлек товарларына җайга салынулы бәяләр билгеләүдә чагыла. Бәяләр комитеты тарафыннан билгеләнгән бәяләрне яки аларны арттыру коэффициентларын билгеләү буенча зур эш башкарылды. Бәяләрне үзгәртү дотациягә бүлеп бирелә торган акчалата ресурслардан чыгып башкарылды.

     Шул ук вакытта  энергия чыганаклары һәм транспорт  хезмәтләренә бәяләр арту шартларында, товарларны сату чыгымнарын каплау  өчен, азык-төлек продуктларының  төп төрләренә сәүдә һәм күпләп-сату ташламалары ике тапкыр үзгәртелде.

     Тәмәке эшләнмәләрен  күпләп сатып алуны һәм аларны  югары бәяләрдән сатуны чикләү  максатында Комитет тарафыннан  Казанның арендалы тәмәке фабрикасы  җитештергән тәмәке эшләнмәләрен  күпләп-җибәрү һәм ваклап сату  бәяләре әзерләнде һәм Министрлар Кабинетының 10.12.92 ел, № 867-р күрсәтмәсе белән расланды.

     1992 елның беренче  яртыеллыгында төрле тармакларның 28 предприятиесендә ирекле бәяләр  формалаштыруның дөреслегенә Комитет  анализ ясады. Анализ барышында  продукциянең үзкыйммәтенә кертелә торган тиешле статьяларга чыгымнарны кертү дөреслегенә аерым игътибар бирелде.

     Балалар ассортименты  товарларына бәя арттыруны чикләү  максатларында Комитет тарафыннан  әзерләнеп, Министрлар Кабинеты  тарафыннан 1992 елның 2 сентябрендәге 503 номерлы карар кабул ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасы чикләрендә сатыла торган туку сәнәгате, җиңел һәм җирле сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган продукциягә – 10% кадәр, ә балалар ассортиментын чыгаруда махсуслашкан предприятиеләр өчен үзкыйммәтенең 25% күләмендә рентабельлекнең чик нормативы билгеләнде. Шул ук карар нигезендә өстәмә кыйммәткә салым 15% күләмендә билгеләнде, ә сәүдә өстәмәсе күләме күпләп җибәрү бәясенә карата 15% кадәр чикләнде.

        Хисап  чорында Комитет тарафыннан авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция җибәрүче 17 предприятие тикшерелде. Тикшерү барышында Комитет предприятие җитәкчеләре белән берлектә бәяләрне киметү ягына, нигездә, рентабельлек дәрәҗәсе һәм накладной чыгымнарны киметү хисабына төзәтмәләр кертте, шуның хисабына республика авыл хуҗалыгы өчен планлы тәэмин ителеш күләменә акчаны янга калдыру күләме 182,3 млн.сум тәшкил итте.

       1992 елда  Комитет монополиягә каршы сәясәт  үткәрү һәм монополист предприятиеләр  продукциясенә бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу эшен башлап җибәрә. Бәяләр комитеты тарафыннан Татарстан Республикасында 1992-1993 елларда монополист предприятиеләр продукциясенә һәм хезмәт күрсәтүләренә бәяләрне һәм тарифларны җайга салу буенча тиешле карар эшләнде. Әлеге карар Министрлар Кабинетына карап тикшерүгә чыгарылды.

    Шулай ук халыкны  социаль яклау максатларында  Комитет тарафыннан әзерләнгән  халыкка күрсәтелә торган коммуналь  һәм башка хезмәтләргә чик  коэффициентлар 1992 елның 2 октябреннән  башлап республика хөкүмәте тарафыннан расланды.

    Бәяләр комитеты  Министрлар Кабинетына шәһәр  яны пассажир транспортында йөргән  һәм багаж ташыган өчен 1992 елның 1 июнендә билгеләнгән тарифларны 1992 елның 1 июленнән 30 октябренә кадәрге  чорда 50% киметү тәкъдимен кертте. 

    Шул ук карар  белән 1992 елның 1 июленнән шәһәр пассажир транспортында (таксидан тыш) 1 сум күләмендә пассажирлар һәм багаж алып баруга тарифлар расланды һәм гамәлгә кертелде.

       Россия  Федерациясе Президентының «Аерым  энергия ресурсларына бәяләрне  дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 1992 елның 17 сентябрендәге 1089 номерлы указын үтәү йөзеннән, халыкны социаль яклау максатларында, 1992 елның 1 октябреннән башлап 1992 елның 1 июненнән продукциянең аерым төрләренә һәм бәяләрендәүләт тарафыннан җайга салу саклана торган хезмәтләр күрсәтүгә гамәлдә булган бәяләргә һәм тарифларга Комитет тарафыннан арттыру коэффициентлары билгеләнде һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Энергия ресурсларына, продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең аерым төрләренә бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу турында» 1992 елның 3 ноябрендәге 608 номерлы карары кабул ителде, мисал өчен: 

      - халык  өчен коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларына  җибәрелә торган электр энергиясенә  артыклык коэффициенты – 1,5, үлчәү  берәмлеге – сәгатенә квт., үлчәү берәмлеге өчен тариф 0,36 сум;

      - җылылык  һәм кайнар су белән тәэмин  итү өчен җылылык энергиясе, су  үткәрү һәм канализация хезмәтләре, шул исәптән кайнар су белән  тәэмин итүгә артыклык коэффициенты  – 1,5, үлчәү берәмлеге – аена 1 кеше, үлчәү берәмлеге – 6,93 сум;

       - суүткәргеч  һәм канализациягә артыклык коэффициенты  – 1,5, үлчәү берәмлеге өчен тариф  – 4,77 сум.

      1992 елда  Комитет тарафыннан, бәяләрне контрольдә  тоту буенча штаттагы район  һәм шәһәр инспекторлары тикшерүләрен  дә кертеп, 2184 сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт, авыл хуҗалыгы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалык, кече предприятие һәм кооператив предприятиесе тикшерелде.

      949 предприятиедә  бәяләр һәм тарифлар куллануда  бозулар, ягъни тикшерелгәннәр саныннан 43% очрагында җитешсезлекләр ачыкланды.

      Тикшерү  нәтиҗәләре буенча бәяләр тәртибен  бозган предприятиеләрнең исәп-хисап  счетларыннан икътисадый санкцияләр  рәвешендә 83,4 млн. сум акча алынды.

      Сәнәгать  предприятиеләренә нигезсез табыш  алуга сәбәпче булган хокук бозуларның характерлы төрләре: прейскурант бәяләрен һәм ваклап сату бәяләрен арттыру, законсыз рәвештә бәягә өстәмә түләүләр куллану, сәүдә ташламалары бирмәү яки аларның күләмен киметү, рентабельлекнең чик дәрәҗәсен арттыру.

     План нигезендә 1992 елда республиканың 8 районы һәм шәһәрендә комплекслы тикшерүләр үткәрелде. Комплекслы тикшерүләр нәтиҗәсендә бәяләр дисциплинасын бозган предприятиеләр һәм оешмаларга карата гомуми суммасы 7,6 млн.сумлык икътисадый санкцияләр кулланылды.

      Бәя кую  һәм бәяләрне һәм тарифларны  куллануның дөреслеген контрольдә  тоту мәсьәләләренә зур игътибар  биреп, Комитет хезмәткәрләре республика  министрлыклары һәм ведомстволарының  киңәшмәләрендә, семинарларында, коллегияләрендә  даими чыгыш ясады. Бәяләрне контрольдә тоту һәм бәя кую мәсьәләләре буенча материаллар «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», «Ватаным Татарстан», «Вечерняя Казань» газеталарында, «Чаян» республика журналында берничә тапкыр басылып чыкты.

      Дәүләт  комитеты эшчәнлеге 1993 елда бәя  кую өлкәсендә икътисадый реформаны  алга таба тирәнәйтергә планлаштырыла. Продукциянең төп төрләренә, товарларга  һәм хезмәт күрсәтүләргә ирекле  бәяләр һәм тарифлар динамикасын, шулай ук кулланучылар базарын  анализлауны тирәнрәк һәм сыйфатлырак үткәрергә. Монополиягә каршы сәясәт һәм монополист предприятиеләр продукциясенә бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу эшен алып барырга, шулай ук Татарстан Республикасында бәяләр һәм тарифлар куллануны сыйфатлы контрольдә тотарга.  

 

  

Тэги: ТАССР100ел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International