Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте белән 2021 елга РФ субъектлары буенча Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансы параметрлары турында фикер алышу мәсьәләсендә килештерү киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы ягыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром, «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ вәкилләре катнашты.