ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда 2021 елга салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру буенча ставкалар билгеләү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне технологик ялгау өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Шакирҗанова үткәрде.
Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен тоташтыру ставкалары каралды:
- «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ;
- «Коммунальные сети -Татарстан» ҖЧҖ;
- «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ;
- «Водоканал» ҖЧҖ, Лениногорск шәһәре;
- «Тукаевский водоканал» ҖЧҖ;
- «Коммунальные сети-Круглое поле» ҖЧҖ.
Дәүләт комитеты тарафыннан 2020 ел дәрәҗәсендә үсешсез ставка проектлары тәкъдим ителде. Предприятиеләр ставка проектларын килештерде, килештерү кәгазьләрен Дәүләт комитетына тапшырды.