Дәүләт комитетында Актаныш, Мөслим һәм Лаеш районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге турында фикер алыштылар

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

       Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды. 
        Киңәшмәдә «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Муниципаль берәмлекләр советы, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Актаныш, Мөслим һәм Лаеш муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты. 
         «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хисап тотты. 
         Төбәк операторлары халык арасында үткәрелә торган мәгълүмати-аңлату эшләре турында хәбәр итте. 
          Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр турында хисап тотты. Мөслим районы башкарма комитеты вәкиле хәбәр иткәнчә, районда каты коммуналь калдыклар график буенча чыгарыла. 
           ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова башкарма комитет вәкилләренең игътибарын районда төбәк операторы белән чүп чыгаруга килешүләр төзү эше алып барылмавына юнәлтте.
         «Апрельдә сездә булган 897 юридик затның нибары 293се белән генә каты коммуналь калдыкларны чыгару турында килешүләр төзелгән. Шуннан бирле хәл үзгәрмәгән. Эшне активлаштырырга кирәк», – диде Лилия Борисова. 
         Актаныш һәм Лаеш районнарында проблемаларның берсе – шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү. Лаеш районында барлык коммерцияле оешмалар да каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешү төземәгән. Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев билгеләп үткәнчә, бу проблема кайбер предприятиеләрнең Актаныш районында теркәлүе, әмма башка районнарда эшчәнлек алып барулары белән бәйле. 
         ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова башкарма комитет вәкилләренә районнарда теркәлгән предприятиеләр буенча мәгълүматларны чагыштырып, теркәлү урыны буенча эшчәнлек алып баручы башка муниципаль берәмлекләрдә дә исемлекләр төзергә кушты. 
        ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 декабрендә кабул ителгән 922 номерлы «Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар җыелу нормативларын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү эше турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International