Дәүләт комитетында 10 оешма өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар каралды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда 2021-2023 елларга эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды.  Киңәшмәне Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде.
        Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Балтач, Буа, Биектау, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш муниципаль районнары һәм Казан шәһәре башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
       Эшче тариф комиссиясе утырышында түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга 17 тариф проекты буенча фикер алыштылар:
- «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ;
- «Родник» ҖЧҖ;
- «ПОЗиС» АҖ;
 - «Ореховка» идарәче компаниясе» ҖЧҖ;
- «Кайбыч ТКХ» МУП;
- «Карсар» ҖЧҖ;
- «Коркачык челтәрләре» ҖЧҖ;
-«Жилкомплекс-ТМ» ҖЧҖ;
- «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ;
- «Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ.
    Һәр оешмага 2021 елга тариф проектлары белән эксперт бәяләмәсе җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International