ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды, анда 2021 елга җылылык энергиясенә тарифларны үзгәртү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Эльза Кубашева үткәрде.
Эшче тариф комиссиясе утырышында киләсе елга түбәндәге җайга салынулы оешмаларның җылылык белән тәэмин итү тарифлары турында фикер алыштылар:
- «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮББ ФДБМУ;
- «РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы;
- «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ;
- «Казэнерго» АҖ;
- «Татнефтепродукт» ХК АҖ «Казаннефтепродукт» филиалы;
- «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ;
- «Альгазтранс-Елабуга» ҖЧҖ;
- «Нармонка коммуналь сервисы» ҖЧҖ;
- «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ;
- «Торак-коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ;
- «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖнең Чаллы филиалы.