Тариф кампаниясе 2021: Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Электр челтәрләре» ДУП электр челтәрләре объектларының эше белән танышты

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

       ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрдән 2021 елга алынган тариф тәкъдимнәрен карый.  Объектив карар кабул итү өчен, белгечләр тәкъдим ителгән документацияне анализлый һәм предприятиеләргә чыга. Хәзерге вакытта электр энергиясенә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге белгечләре «Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесенең тариф тәкъдимен өйрәнә. 2021 елга тариф кампаниясе кысаларында оешма тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген раслау максатында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром һәм профильле бүлек хезмәткәрләре «Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесенең электр челтәрләре объектларының техник торышы һәм аларга техник хезмәт күрсәтү белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International