1992 елда Татарстан Республикасында бәя кую сәясәте турында

2020 елның 5 сентябре, шимбә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешуга 50 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Сезне Татарстан Республикасында тариф барлыкка килү тарихына бәйле документлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

       1992 елның 2 гыйнварыннан бәяләрне либеральләштерү базарына авышу юлында чираттагы адым ясала. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1991 елның 19 декабрендәге 55 номерлы «Бәяләрне либеральләштерү чаралары турында»гы карарын үтәү йөзеннән, Комитет тарафыннан әлеге мәсьәлә буенча 1991 елның 28 декабрендәге 591 номерлы карар әзерләнә, ә Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә.

       Әлеге карар нигезендә җитештерү-техник билгеләнештәге продукциягә, халык куллана торган товарларга, эшләргә һәм хезмәтләр күрсәтүгә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр нәтиҗәсендә барлыкка килә торган ирекле бәяләрне һәм тарифларны киң куллану күздә тотыла.

       Бәяләрне либеральләштерү шартларында халыкка социаль ярдәм күрсәтү максатында, республикада базарга этаплап, җиңелчә керү сәясәте үткәрелә. Бу, барыннан да элек, төп азык-төлек товарларына җайга салынулы бәяләр билгеләүдә чагыла.

      1992 елның гыйнварыннан башлап, Хөкүмәт тарафыннан бәяләрне җайга салу түбәндәге товарлар исемлеге буенча башкарыла:

      ит һәм ит продуктлары

      хайван мае һәм үсемлек мае

     сөт, сөт продуктлары, сырлар

     икмәк, икмәк-күмәч әйберләре 

     он, ярма һәм макарон әйберләре

     шикәр-ком

     йомырка

     аракы

     тоз

     шырпы

бәрәңге, чөгендер, кишер, башлы суган, кәбестә, хуҗалык сабыны, синтетик юу чаралары.  

       Предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан ирекле бәяләрне киң куллану шартларында Бәяләр комитетының роле һәм төбәктә барлыкка килә торган бәяләр нисбәте өчен җаваплылыгы арта, республика территориясендә урнашкан предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан бәяләрне формалаштыру процессларын даими анализлау, шуның белән берлектә бәяләр арттыруны булдырмау өчен оператив чаралар күрү зарурилыгы да арта.

      Балалар ассортименты товарларына һәм беренче чиратта кирәкле әйберләргә бәяләр үсешен чикләү максатында, Республика Президенты Указы һәм Министрлар Кабинеты карарлары проектлары әзерләнә, алар нигезендә беренче чиратта кирәкле товарларга табыш күләме 30%ка кадәр, балалар ассортиментындагы товарларга 15%ка кадәр чикләнә.

     Бәяләр комитеты, авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен китертелә торган продукциягә һәм товарларга ирекле бәяләр формалаштыру өлешендә, Татарстан Республикасы Президентының 1992 елның 17 февралендәге «1992 елда республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүне тотрыклыландыру һәм авылны социаль үстерүнең өстәмә чаралары турында»гы указы үтәлешен тикшерүдә тоту буенча эш алып бара. Указда билгеләнгәнчә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган сәнәгать продукциясен сатып җибәрү бәяләре 1991 елда гамәлдә булган бәяләрдән 3-4 тапкыр артмаска тиеш.

      Республикада бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу эшен алып барганда, Бәяләр комитеты хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан монополиягә каршы законнар үтәлешен контрольдә тоту һәм товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү базарында үзенең өстенлекле нигезләмәләреннән явызларча файдалануны булдырмау өлешендә Татарстан монополиягә каршы территориаль идарә белән тыгыз элемтәдә тора башлый. Бәяләр комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.08.92 ел, № 510-р күрсәтмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы монополистлары предприятиеләре тарафыннан дәүләт реестрына кертелгән җитештерү-техник билгеләнештәге продукциягә, халык куллана торган товарларга һәм хезмәтләр күрсәтүгә ирекле бәяләрне һәм тарифларны декларацияләүнең вакытлыча тәртибе гамәлгә кертелә.

      Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Бәяләрне либеральләштерү чаралары турында» 1991 елның 28 декабрендәге 591 номерлы карарын үтәү йөзеннән эшләнә һәм Татарстан Республикасы Бәяләр буенча дәүләт комитетында монополист предприятиеләрнең дәүләт реестрына кертелгән предприятиеләрнең ирекле (базар) бәяләрен һәм тарифларын арттыруны декларацияләүне күздә тота.

     1992 елның 1 июленә Татарстан монополиягә каршы территориаль идарә тарафыннан дәүләт реестрына сәнәгатьнең төрле тармакларындагы 68 предприятие-монополист кертелә. Шуңа бәйле рәвештә Комитетка әлеге предприятиеләр тарафыннан бәяләрне формалаштыруның дөреслеген тикшерү буенча зур эш башкарасы була, бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу бәяләрне үзгәртүнең чик дәрәҗәсен, фиксацияләнгән бәяләрне яки чик коэффициентлар билгеләү юлы белән башкарылачак.

    1992 елның 2 гыйнварыннан башлап Россия Федерациясендә җитештерү-техник билгеләнештәге продукцияне, халык куллана торган товарларны һәм хезмәтләр күрсәтүне ирекле бәядән сатуга күчү сәбәпле (Россия Хөкүмәтенең 1991 елның 19 декабрендәге 55 номерлы карары), Татарстан Республикасы Хөкүмәте 1991 елның 28 декабрендәге 591 номерлы карары нигезендә, халыкны социаль яклау максатында, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә (коммуналь һәм башка төрле) 1991 елда гамәлдә булган тарифларга карата (бәяләрне бер мәртәбә арттырган) күләмнәрдә чик дәрәҗәле коэффициентлар раслый;

 - ягулык (күмер, торф һәм күмер брикетлары, утын)                - 5

- сыекландырылган газ                                                                   -3

- челтәрле газ                                                                                    - 5

- үзәктән җылыту  һәм кайнар су белән

тәэмин итү өчен җылылык энергиясе                                             - 3

- суүткәргеч һәм канализация хезмәтләре                                       - 3

- элемтә хезмәтләре                                                                            - 3

- җирләү хезмәтләре (каберләр,

  кабер ташлары ясаудан тыш)                                                            - 2

 - мунча хезмәтләре (II, III разрядлы бүлекләр)                                 - 2

- шәһәр яны тимер юл елга хезмәтләре

  һәм автомобиль транспорты хезмәтләре                                         - 2

- һава транспорты                                                                                  - 3

     1992 елның 1 апреленнән башлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1992 елның 28 апрелендәге 217-р номерлы күрсәтмәсе белән, әлеге предприятиеләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә бәяләр үсешен чикләү максатында, җылылык һәм электр энергиясенә ТР Министрлар Кабинетының 1992 елның 12 февралендәге 65-р номерлы күрсәтмәсендә билгеләнгән тарифларга карата 0,5 күләмендә киметү коэффициенты билгеләнә.

       Шәһәр яны маршрутларында автомобиль транспортында пассажирлар йөртүгә тарифлар күтәрелү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинеты 1992 елның 8 июлендәге 391 номерлы карары белән 1992 елның 1 июленнән 30 октябрендә билгеләнгән тарифларны 50%ка киметү турында карар кабул итә һәм шул ук карарда шәһәр пассажир транспортында (трамвай, троллейбус, автобус) пассажир һәм багаж алып баруга 1 сум күләмендә тарифлар билгеләнә һәм 1992 елның 1 июненнән башлап гамәлгә кертелә.

      Татарстан Республикасы Бәяләр буенча дәүләт комитеты 1992 елның 8 аенда 1080 сәнәгать, сәүдә, транспорт, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, кооператив, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен һ.б. предприятиеләрне тикшерә. Шуларның 447сендә бәяләр дисциплинасын бозу очраклары ачыклана, бу хәл тикшерелгән предприятиеләрнең 41%ын тәшкил итә.

      Бәяләр буенча инспекция инспекторлары тарафыннан турыдан-туры 320 оешма һәм предприятие тикшерелә, тикшерелгән предприятиеләрнең 76%ында бәяләрне бозуның төрле очраклары ачыклана.

     Базар мөнәсәбәтләренә күчү чорында предприятиеләр һәм оешмалар бәяләр дисциплинасын бозу хисабына кирәкле керем алырга омтыла, шуңа күрә Бәяләр үтәлешен контрольдә тоту инспекциясенең роле арта бара.

      Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, базарга күчү чорында, шулай ук бәяләрне киметү һәм халыкны социаль яклау максатларында, Бәяләр комитеты һәм ТССР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы азык-төлек продуктларына, массакүләм ихтыяҗ булган сәнәгать товарларының һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларның аерым төркемнәренә күпләп сату бәяләреннән өстәмә кыйммәткә салымны гамәлдән чыгарырга һәм товарларны республика чикләрендә сатканда рентабельлек дәрәҗәсен, моны ТССР Хөкүмәтенең тиешле карары белән беркетеп, 25%ка кадәр чикләргә мөмкин булыр иде, ди.

    Моннан тыш, бәяләрнең нигезсез артуына юл куймас өчен, Бәяләр комитеты, халык куллана торган төп азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга, шулай ук бу хокукны республика Хөкүмәтенең тиешле карары яисә ТССР Президенты Указы белән беркетеп, үзенә ирекле бәяләрне алдан теркәү һәм экспертизалау хокукы бирүне сорый.

Тэги: ТАССР100ел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International