Мәгълүматларны раслау максатында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Энерго» ҖЧҖ электр челтәрләре объектларында булдылар

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

      ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2021 тариф кампаниясе бара.  Дәүләт комитеты хезмәткәрләре җылылык һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм электр энергиясе оешмаларының тариф заявкаларын карый. Белгечләр оешманың ресурс бәясен билгеләү турындагы тәкъдимнәрен җентекләп өйрәнә, предприятиенең факттагы чыгымнарын анализлый, фаразланган тарифларны исәпли һәм эксперт бәяләмәсен һәм тариф карары проектын формалаштыра. 
       Тариф тәкъдимен тапшырган предприятиеләр арасында «Энерго Про» ҖЧҖ дә бар. 2021 елга тариф кампаниясе кысаларында оешма тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген раслау максатында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре рәиснең беренче урынбасары Александр Штром җитәкчелегендә предприятиегә барып, «Энерго Про» ҖЧҖ электр челтәрләренең техник торышы һәм аларга техник хезмәт күрсәтү белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International