Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә районнарында коммуналь өлкә объектларына карата концессия килешүе төзүгә бәйле киңәшмә

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

    Бүген Дәүләт комитетында, видеоконференцэлемтә режимында республиканың Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә муниципаль районнарында коммуналь өлкә объектларына карата концессия килешүе төзүгә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.  Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина үткәрде. 
        Башкарма комитет вәкилләре концессия килешүләрен төзү буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Менделеевск районында 70 объект инде исәпкә куелган һәм авыл җирлекләре милкендә тора. Түбән Кама районында 357 объектта хуҗасызлык билгеләре бар.  Техник планнарны әзерләү буенча хезмәт күрсәтүгә электрон аукцион үткәрү өчен контракт бәясен исәпләүгә 4 миллион 998 мең сум акча кирәк.     2020 елга «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе» МКУ чыгымнары сметасында мондый сумма каралмаган. 
      Лариса Хәбибуллина концессия килешүләрен этаплап төзергә тәкъдим итте.   
       Яңа Чишмә районында «юл картасы»на үзгәрешләр кертелә. Башкарма комитет Зирекле һәм Өргәнчә авылларында 2020 елның 1 декабренә кадәр концессия килешүләрен төзүне тәмамларга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International