Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында технологик тоташтыру өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышы булды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

    ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды, анда 2021 елга салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Шакирҗанова үткәрде. 
      Эшче тариф комиссиясе утырышында киләсе елга түбәндәге җайга салынулы оешмалар өчен тоташтыру ставкалары каралды:
- «Промочистка» ҖЧҖ; 
- «Уруссу-Водоканал» ҖЧҖ; 
- «Мамадышский водоканал» ҖЧҖ; 
- «Алексеевскводоканал» ҖЧҖ; 
- «Прогресс» МУП; 
- «Заинский Водоканал» ҖЧҖ; 
- «Азнакаевское ПТС» АҖ.
     Һәр предприятие белән Ильвира Шакирҗанова салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру ставкалары турында фикер алышты. Кайбер җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитеты тәкъдиме белән килешми. Технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Шакирҗанова предприятиеләрнең чыгымнарны нигезли алмавын аңлатты, шуңа бәйле рәвештә, 17 сентябрьгә кадәр алар тиешле документларны тапшырырга тиеш.

Тэги: тарифлар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International