Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшче штаб утырышы узды.
Киңәшмәдә «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «ТР МК каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе, Муниципаль берәмлекләр советы, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Әтнә, Алабуга һәм Чирмешән муниципаль районнары башкарма комитетлары вәкилләре, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашты.
«ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ вәкиле каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә күрсәтелгән хезмәт өчен түләүләр җыю турында хәбәр итте.
Төбәк операторлары халык арасында үткәрелә торган мәгълүмати-аңлату эшләре турында хисап тотты. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова төбәк операторларының актив эшен билгеләп үтте һәм алга таба да шулай дәвам итәргә киңәш итте.
Муниципаль башкарма комитетларның вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге үзгәрешләр хакында хисап тотты. Әтнә районы башкарма комитеты вәкиле районда каты коммуналь калдыклар график буенча чыгарыла, дип хәбәр итте. Полигонны төзекләндерү планлаштырыла.
Алабуга районында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча коммерция оешмалары белән төзелгән килешүләрнең проценты түбән. Лилия Борисова Алабуга районы башкарма комитетына предприятиеләр белән килешүләр төзү динамикасы буенча аналитик материал әзерләүне йөкләде. Моннан тыш, районда калдыклар белән эш итү буенча территориаль схема да үтәлми.
«Сезнең территориядә полигон бар, ә каты коммуналь калдыклар Менделеевск районына чыгарыла. Хәзер без 2021 елга тарифлар карыйбыз, һәм территориаль схема һичшиксез үтәлергә тиеш. Ерак араларга ташу чыгымнарын тарифка кертергә безнең хакыбыз юк», - дип ассызыклады Лилия Борисова.
Төбәк операторлары каты коммуналь калдыкларны сортировкалау проблемалары турында хәбәр итте. Коммуналь калдыклар гына салынырга тиешле контейнерларга халык яшелчә продукциясеннән чыккан калдыкларны да сала икән. Ә полигоннарга оешмалар эре төзелеш чүп-чарын китерә. Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, каты коммуналь калдыклар тарифына төзелеш чүп-чарын чыгару чыгымнары салынмаган.