Буа, Биектау һәм Лениногорск районнарында коммуналь өлкә объектларына карата концессия килешүе төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

      Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында республиканың Буа, Биектау һәм Лениногорск муниципаль районнарының җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына карата концессия килешүе төзүгә кагылышлы эш киңәшмәсе узды.  
     Лариса Хәбибуллина концессия килешүләрен төзү эшләрен максималь кыска срокларда тәмамлау кирәклеген билгеләп үтте. Мондый эш киңәшмәләре квартал саен үткәреләчәк. Биектау районында ел ахырына кадәр 3 килешү төзергә планлаштыралар, Лениногорск районында агымдагы айда өч җирлеккә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзеләчәк. Башкарма комитет вәкилләре, башка җирлекләр буенча эш график нигезендә алып барыла һәм киләсе елда тәмамланачак, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International